САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда сайлаулар тыныч уза

Сарманда "Росгосстрах" бинасында урнашкан 2533нче сайлау участогында да иртәдән үк зур җанлылык хөкем сөрде. 11.30 сәгатькә аларның 61 проценты, ягъни 881 кеше тавыш биргән иде инде. - Иң беренче сайлаучыларыбызга бүләкләребез дә бар иде, - ди сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева. - Мөсфия Хафизова һәм Мөнәвәрә Солтанова ия булдылар аларга....

Сарманда "Росгосстрах" бинасында урнашкан 2533нче сайлау участогында да иртәдән үк зур җанлылык хөкем сөрде. 11.30 сәгатькә аларның 61 проценты, ягъни 881 кеше тавыш биргән иде инде.
- Иң беренче сайлаучыларыбызга бүләкләребез дә бар иде, - ди сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева. - Мөсфия Хафизова һәм Мөнәвәрә Солтанова ия булдылар аларга. Беренче егерме кешегә дә истәлек бүләкләре бирдек. Шулай ук күп кенә сайлаучылар Вил Усмановның озакламый Сарманда булачак концертына чакыру билетлары алдылар."Сарман" кинотеатрында кинофильм карарга теләүчеләргә билетлар бушлай өләшенде. Ә иртәннән участокка килүчеләрне Сарман сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә хезмәткәрләре җыр-музыка белән каршыладылар. "Лилия" балалар бакчасы кызлары коймаклы чәй белән сыйладылар.

- Ил-көннәребез имин, дөньялар тыныч булсын дип килдек сайлауга, - диләр бертавыштан Тәнзилә Закирова һәм Анна Гомәрова. - Пенсияләрне вакытында бирәләр, шөкер, мул тормышта яшибез. Алдагы көннәребез дә шулай рәхәттә үтсен дигән уйлар белән, үзебез ошаткан кешеләр өчен тавыш бирдек.
- Сайлаулар тыныч уза, бернинди аңлашылмаучылык та юк, - ди участокта "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе" Татарстан региональ бүлекчәсенең Сарман җирле бүлекчәсе тарафыннан күзәтүче итеп куелган Гайшә Сәлахова. - Урналар үтә күренмәле, кабиналар җитәрлек.

Район үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, 14.00 сәгатькә район буенча 21548 сайлаучы тавыш биргән. Бу - барлык сайлаучыларның 77 проценты, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев