САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда сайлаулар бердәм рәвештә башланып китте

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне. Районда барлыгы 43 сайлау участогы сайлаучыларга үз ишекләрен иртәнге 7.00 сәгатьтә үк ачты һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 номерлы сайлау участогында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә иде. -...

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.
Районда барлыгы 43 сайлау участогы сайлаучыларга үз ишекләрен иртәнге 7.00 сәгатьтә үк ачты һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 номерлы сайлау участогында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә иде.
- Сайлаулар оешкан төстә башланып китте. Сайлаучылар хәтта җиденче яртыда ук килә башладылар. Иртәдән үк күпләп, гаиләләре белән киләләр, - диде сайлау участогы комиссиясе рәисе Лилия Газимова.
Шунысын да әйтергә кирәк: сайлау участокларында - бәйрәм төсе, табаларда - коймак, мангалларда шашлык пешә, сәүдә нокталары эшли, микрофоннардан җыр агыла.
Райондагы 43 участокның 6 сы - Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Урта Кәшер, Мостафин, Яңа Әхмәт - электрон сайлау участоклары. Аларда сайлаучылар республика Президентын электрон рәвештә сайлый алалар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин исә яшәү урыны буенча Сарман урта мәктәбе сайлау участогында сайлаячак. Ә ул үзе, Сарман авыл җирлеге Советына 5 нче номерлы Сарман бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат буларак, мәгариф бүлегендә урнашкан участокта сайланачак.
Районның 43 сайлау участогында да "Бердәм Россия", Коммунистлар партияләренең җирле, ЛДПР, "Гадел Россия" партияләренең региональ бүлекчәләреннән берәр күзәтүче, тәртип сакчылары эшли. Рөстәм Миңнеханов та, республика Президентлыгына кандидат буларак, һәр участокка үз күзәтүчесен куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев