САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Сабантуйлар гөрли

Бүген Сарманның Даулы болыны да үзенә милли бәйрәмебезне яратучыларны җыйды.

Биредә иртәдән җыр-моң, шат авазлар тынып тормады. Сарман мәркәзебез Казаннан мәртәбәле кунаклар кабул итте, туган якларын сагынып кайткан якташларны каршылады.

Хезмәт алдынгылары утырган җигүле атлар мәйдан әйләнгәннән соң муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин мәйданга җыелган халыкны Сабантуй белән котлап, бәйрәмне ачык дип белдерде.Районның кыр батыры Нияз Тимерҗанов, савымчылар бәйгесе җиңүчесе Әлфия Габделхакова, 2017 елгы Сабантуйның көрәш батыры Радик Насруллин Сабантуй әләмен күтәрделәр. Якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов Президентыбыз рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Сабантуй бүләкләүләргә, күңелле мизгелләргә бай булды. Районның Почетлы гражданнары, ветераннар, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Милли уеннарда, ярышларда катнашып, халык көчен дә сынады, бүләген дә алды, уеннарны, ат чабышын карап хозурланды.  Кече сәхнәдә үзешчәннәр концерты барды, сәүдә гөрләде, аттракционнар эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев