САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Премьер-министр урынбасары катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде

 “Түгәрәк өстәл” эшенә йомгакны Васил Шәйхразыев ясады.

Бүген районда эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булды. Ул  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашты.
 “Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны Васил Габтелгаяз улы сәламләде, аның әһәмиятен билгеләп үтте. Соңыннан сүз чыгыш ясаучыларга бирелде. Сарман, Тукай районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары Индира Сәхипова, Илфак Бариев, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләрендә эшнең оештырылышы белән таныштырдылар. 
 “Түгәрәк өстәл” эшенә йомгакны Васил Шәйхразыев ясады.
 - Без балаларны сабый чактан ук туган телгә өйрәтергә, туган телдә тәрбияләргә тиешбез. Бу эшне әти-әниләр, бакчада тәрбиячеләр, мәктәпләрдә укытучылар, җәмәгатьчелек белән бергәләп башкарсак, һичшиксез, уңышка өметләнә алабыз. Без бердәм һәм бергә булсак кына көчлебез, - дигән фикерне җиткерде ул. 
 “Түгәрәк өстәл” эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләре үсеше идарәсе начальнигы Ләйсән Низамова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Иҗтимагый палата, мәгариф һәм фән министрлыклары, Архив эше буенча дәүләт комитеты, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм башка җаваплы ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев