САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә

Бүгенге көндә районыбызда патриотик тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Хәрби-патриотик лагерьларда, кадет классларында, хәрби-спорт секцияләрендә генә түгел, гомум белем бирү мәктәпләрендә дә патриотик темага чараларның еш уздырылуы - сөенечле күренеш. Шушы юнәлештә Сарман районың Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее коллективы актив эшли. Музей хезмәткәрләре Күтәмәле төп гомуми...

Бүгенге көндә районыбызда патриотик тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Хәрби-патриотик лагерьларда, кадет классларында, хәрби-спорт секцияләрендә генә түгел, гомум белем бирү мәктәпләрендә дә патриотик темага чараларның еш уздырылуы - сөенечле күренеш. Шушы юнәлештә Сарман районың Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее коллективы актив эшли. Музей хезмәткәрләре Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына "Солдат кайтты туган җиренә" темасына, "Кыйбла" фильмын күрсәтеп, тәрбия сәгате үткәрделәр.

Күтәмәле мәктәбендә балаларга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелүе, укучыларның әлеге чарага ничек җитди каравыннан, үз-үзләрен тотышыннан, кызыксыну тулы йөзләреннән үк күренеп тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев