САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясенә старт бирелде

.

Янәшәдәгеләргә игътибарлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу – кешелеклелек сыйфатларының берсе. Яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе изге гамәлләр кылырга мөмкинлек бирә.
Кичә районда акциягә старт бирелде. 15 беренче сыйныфка барасы укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель һәм спорт киеме тапшырылды. Чара район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта үтте. Тантанада республиканың Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Бәйрәм кунакларын, балаларны районның “Илек” вокаль ансамбле сәламләде. Әлбәттә, бүләкләрне алуда районыбызның эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләре зур өлеш керттеләр. Акция әле дәвам итә.
Быел районыбыз мәктәпләренә беренче сыйныфка 390 укучы укырга керәчәк. Аларның шат елмаюларын, белемгә омтылышларын күрү – үзе бер матур күренеш. Самими балачакның иң рәхәт мизгелләренең берседер ул, мөгаен.
Төрле гаиләдә тормыш дәрәҗәсе төрлечә, әмма бөтен балалар да мәктәпкә яхшы әзерләнгән булырга тиеш. Шуңа да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе - бик кирәкле чара. Бу акциядә катнашкан һәркемгә бары тик рәхмәт сүзләре ирешсен.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев