Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә

Республикабызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 22 августта район мәдәният йортында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган пакетлар бүләк ителде. Аларны, изге теләкләр теләп, мәдәният бүлеге белгече Роза Гилева тапшырды. Профсоюз...

Республикабызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 22 августта район мәдәният йортында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган пакетлар бүләк ителде. Аларны, изге теләкләр теләп, мәдәният бүлеге белгече Роза Гилева тапшырды. Профсоюз комитеты рәисе Гөлнур Мадьярова да, укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ильмира Салихова очрашуны табышмаклар, уеннар белән мавыктыргыч итеп алып барды. Кичәгә килгән кунакларга Рания Зарипова үзенең музыкаль сәламен юллады. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар. Әти-әниләр исеменнән Фәүзия Миннеярова рәхмәт әйтте. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?