САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда күп катлы йортларга капиталь төзекләндерү планы 61 процентка үтәлгән

Районда күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү тулы куәтенә бара.

Идарәче компаниядән алынган мәгълүматларга караганда, быел бездә 14 йорт төзекләндерелергә тиеш. Аның 6 сы – Җәлил поселогында, 8 е – Сарманда. Эшләрнең 61 проценты инде төгәлләнгән. Бүгенге көндә, мәсәлән, Җәлил поселогында программага кергән 4 йортта түбә – алыштырылып бетү алдында, 1 әр йортта – җылы су, канализация, җылылык системалары алыштырыла. Сарманда исә быелгы планга СХТ урамындагы - 8, Совет урамындагы - 13, 15, 17, 21, 23, Ленин урамындагы 58 һәм 60 йортлар кергән. Аларның барысының да фасадлары җылытылып тышлана. Ә СХТ урамындагы 8 йортта салкын су системасы да алыштырылган. Кайбер йортларда подъезд ишекләрен алыштыру һәм йорт нигезләренең кырларын төзекләндерү дә планлаштырылган. 
Бу эшләр өчен 41 миллион 594 мең сум акча каралган. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев