САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр кичә “шаярттылар”

.

6 декабрь көнне район мәдәният йортында "Әйдә, шаярт" татар КВН командаларының финал ярышы үтте. Бәйгедә районның авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” командалары катнаштылар. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Нәтиҗәдә Кәүҗияк авылының "Кычыткан чыпчыклары" командасы җиңү яулады. Александровканың "Елмай", Әлмәт авылының "АИВЭ", Илексаз авыл мәдәният йортының “Иванай борчаклары" КВН командалары - икенче, Күтәмәле авылының "КИБИ", Сарсаз Тәкермән авылының "5XL", Иске Минзәләбаш, Куҗак авылларының "Кычыткан" җыелма командасы өченче булдылар. Бездә дә шаярта беләләр. Елмаеп-көлеп, һәр көнгә сөенеп яшик, хөрмәтле дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев