САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда хезмәтне саклау буенча координацион совет эшли

28 апрельдә илебездә тагын бер бәйрәм - Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көн бәйрәм буларак 2003 елда расланган иде. Аның максаты - хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны җәлеп итү, производствода гомерләре өзелгән, сәламәтлекләре какшаган кешеләрне искә алу. Ә дөнья тарихына күз салсак, әлеге бәйрәмнең тамырлары узган гасырның 89 нчы елына барып...

28 апрельдә илебездә тагын бер бәйрәм - Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көн бәйрәм буларак 2003 елда расланган иде. Аның максаты - хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны җәлеп итү, производствода гомерләре өзелгән, сәламәтлекләре какшаган кешеләрне искә алу. Ә дөнья тарихына күз салсак, әлеге бәйрәмнең тамырлары узган гасырның 89 нчы елына барып тоташа. Ул елларда Канада һәм Америка профсоюзлары тарафыннан төрле сфера хезмәткәрләре катнашында эре масштаблы акцияләр үткәрелә.

Бүген производствода хезмәт куркынычсызлыгын саклау проблемасына дөньяның йөздән артык илендә битараф түгелләр. Бу очраклы гына түгел. Саннардан күренгәнчә, производствода ел саен биш меңнән артык кешенең гомере өзелә. Кешелек дөньясы әлеге проблема белән көрәшми икән, бу саннар тагы да артачак. Ә районда хезмәтне саклау буенча координацион совет эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев