САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда десантчыларга һәйкәл ачылды

Бүген – Һава десанты гаскәрләре көне. Шул уңайдан бүген район үзәгендә десантчыларга һәйкәл ачу тантанасы үткәрелде.

Анда мәртәбәле кунаклар: Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация һәм транспорт иминлеген тәэмин итү күзәтчелеге идарәсенең начальник урынбасары – Дәүләт авиация күзәтчелегенең татар территориаль бүлеге начальнигы Альберт Сафин, Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Диниуллов катнаштылар.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм югарыда телгә алынган мәртәбәле кунаклар сәламләделәр. Десантчыларга багышланган җырлар яңгырады, илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Ә стеланы ачу хокукы Фәрит Мөнәвировичка һәм тантанада катнашучы мәртәбәле кунакларга бирелде.
Бу турыдагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X