САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибе буенча иң элек сүз район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевка бирелде. Ул 10 сентябрьдә узачак җирле сайлауларга әзерлек, аларны үткәрү мәсьәләләрен, тәртипләрен аңлатты. Шулай ук алда торган бәйрәмнәрне имин, хәвеф-хәтәрсез уздыру буенча саклану чаралары...

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибе буенча иң элек сүз район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевка бирелде. Ул 10 сентябрьдә узачак җирле сайлауларга әзерлек, аларны үткәрү мәсьәләләрен, тәртипләрен аңлатты. Шулай ук алда торган бәйрәмнәрне имин, хәвеф-хәтәрсез уздыру буенча саклану чаралары күрү хакында да искәртте. 30 август - Республика көнен, Корбан бәйрәмен, Белем көнен бәйрәм итү, планлаштырылган чаралар хакында район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады. Мобилизация эшләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Радис Миңнуллин 5-8 сентябрь көннәрендә районда узачак мобилизацион күнегүләр хакында сөйләде. Петровка-Завод авыл җирлегендә башкарылган, планлаштырылган эшләр белән җирлек башлыгы Зилә Хуҗина таныштырды. "Бердәм Россия"сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова кыскача бүлекчәнең эшчәнлегенә, алда торган бурычларга тукталды.

Киңәшмәдә ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлекчәсе хезмәткәре Рамил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында һәм ахырында Фәрит Мөнәвирович каралган сораулар буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте, җитәкчеләр алдына бурычлар билгеләде.

Күбрәк фотоларны карагыз: http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/2950647.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев