Бүген радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучылар һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәләр.
Районда 19 Чернобыль АЭСында, аеруча куркыныч бүлекчәдә катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннары яши. Ел саен алар хөрмәт белән искә алыналар. Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлекләре башлыклары аларның өйләрендә булып, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның күчтәнәч пакетларын тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Альбина Сабирова язмасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз