САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда бала катнашында һәлакәт булган

.

11 сентябрь көнне район территориясендә балалар катнашында тагын бер һәлакәт булды. Яхшыбай-Баткак юлының өченче километрында Лада автомашинасын йөртүче хатын-кыз Күтәмәле ягыннан Иске Кәшер авылы ягына таба барганда, автотранспорт белән идарәне югалта һәм каршы яктагы кюветка төшеп әйләнә. Йөртүченең 13 еллык автотранспорт йөртү стажы була. Машинадагы 2008 елгы пассажир – бала һәм 2000 елгы пассажир, бәрелү нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алалар һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылалар.
Моңа кадәр дә Сарман районы территориясендә пассажир-балалар катнашында 2 һәлакәт булган иде инде. Аларда 6 бала төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алганнар иде.
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев