САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары Бөтенроссия конкурсында җиңделәр

15-16 май көннәрендә Казан дәүләт аграр университетында авыл яшьләренең өч яшь категориясе укучылары арасында «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы узды.

Ике көн дәвамында Агрокоптерлар, Агророботлар, Галәм, АгроМетео юнәлешләрендә интенсив эш барды. Татарстан Республикасының 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200 гә якын укучы заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. Балаларга монда механикалаштыру һәм техник сервис институты, агрономия факультеты укытучылары, фәнни-инновация эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре ярдәм итте.  Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр һәм роботлаштыру, пилотсызлыклар куллану, космик һәм метеотехнология куллану буенча актуаль мәсьәләләр буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Тантана өлешендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. "АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Сарман районыннан Агророботта Җиңүче- 9 сыйныф укучысы Галимҗанов Динар Сиринович һәм Агрометеода җиңүче 8 сыйныф укучысы Әхмәтшин Илназ Илдус улы. Алар икесе дә МБББУ “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X