САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген – 6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тарихтан күренгәнчә, аларга 1963 елда нигез салынган. Шул еллардан бирле тикшерү хезмәте күп реформалар кичергән. Бүгенге көндә ул – илнең иң эре тикшерү аппараты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге тикшерү бүлекчәсендә 4 хезмәткәр эшли.
- Узган ел җинаятьләрнең 83,6 проценты ачылды, 49 эш судка җибәрелде. Быелның өч аенда исә теркәлгән җинаятьләрнең 90,5 проценты ачылды, судка 10 эш җибәрелде, - ди бүлекчә начальнигы Динар Соколов.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X