САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район тарихында беренче тапкыр һө­нә­ри бе­лем алу ту­рын­да дип­ломнар тапшырылды

- Ра­йон та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр ур­та һө­нә­ри бе­лем алу ту­рын­да дип­лом тап­шы­ры­ла бү­ген, - дип, уку­чы­лар­ның, ата-ана­лар­ның сөе­не­че, чит­кә кит­ми дә, мон­дый уңай­лы мөм­кин­лек бар­лы­гы бе­лән ур­так­лаш­ты көл­ли­ят ди­рек­то­ры Зө­бә­ер Әһелт­ди­нов чы­га­ры­лыш тан­та­на­сын­да. Уз­ган җом­га­да Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә бе­лем ал­ган 51 уку­чы­ның 23е - тех­ник-ме­ха­ник, 28е тех­ник-тех­но­лог бел­геч­ле­ге бу­ен­ча дип­лом...

- Ра­йон та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр ур­та һө­нә­ри бе­лем алу ту­рын­да дип­лом тап­шы­ры­ла бү­ген, - дип, уку­чы­лар­ның, ата-ана­лар­ның сөе­не­че, чит­кә кит­ми дә, мон­дый уңай­лы мөм­кин­лек бар­лы­гы бе­лән ур­так­лаш­ты көл­ли­ят ди­рек­то­ры Зө­бә­ер Әһелт­ди­нов чы­га­ры­лыш тан­та­на­сын­да.

Уз­ган җом­га­да Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә бе­лем ал­ган 51 уку­чы­ның 23е - тех­ник-ме­ха­ник, 28е тех­ник-тех­но­лог бел­геч­ле­ге бу­ен­ча дип­лом ал­ды. Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә күп ке­нә уку йорт­ла­ры ябы­лу, бер­лә­шү ал­дын­да то­ра. Ә без­нең ра­йон­да исә ул сак­ла­нып кал­ды, өс­тә­ве­нә, ста­ту­сын да кү­тәр­де. Әл­бәт­тә, мон­да ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров­ның нык­лы сү­зе, те­ләк­тәш­ле­ге, яр­дә­ме зур роль уй­на­ды. Көл­ли­ят рес­пуб­ли­ка аг­ро­сә­нә­га­те өчен бел­геч­ләр әзер­ләү бу­ен­ча ре­сурс үзә­ге бу­ла­рак бил­ге­лән­де, аңа аг­рар тар­мак­ка ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­ләр әзер­ләү бу­ен­ча масш­таб­лы эш йөк­лән­де. Бү­ген­ге көн­дә көл­ли­ят­нең төп би­на­сын­да үз­гәр­теп ко­ру, ка­би­нет­лар­ны яңа та­ләп­ләр­гә ярак­лаш­ты­ру эш­лә­ре ба­ра. Рес­пуб­ли­ка­ның мә­га­риф һәм фән ми­нист­ры Эн­гель Фәт­та­хов, шәх­сән үзе ки­леп, да­и­ми рә­веш­тә үзәк кы­са­ла­рын­да үт­кә­ре­лү­че эш­ләр то­ры­шы бе­лән кы­зык­сы­нып то­ра.

- У­ку йор­ты­ның ки­лә­чә­ге өмет­ле. Чы­га­ры­лыш төр­кем уку­чы­ла­рын бәй­рәм бе­лән тәб­рик­лим, уңыш­лар те­лим. Бе­лем­ле ке­ше­гә эш бет­ми, сез­нең ке­бек бел­геч­ләр авыл ху­җа­лы­гын­да бик ки­рәк. Юга­ры бе­лем алыр­га те­лә­гән­нәр­гә без­дә ишек­ләр ачык, - ди­де тан­та­на­га кил­гән Казан аг­рар уни­вер­си­теты­ның клас­тер уку­ла­ры бу­ен­ча үзәк җи­тәк­че­се Ле­нар Шә­һи­вә­ли­ев.

Бәй­рәм уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йо­н Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ин­ди­ра Сә­хи­по­ва, "Аг­ро­көч" төр­ке­ме җәм­гы­я­те ме­нед­же­ры Ай­гөл Ну­рет­ди­но­ва, ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге­нең мәгъ­лү­ма­ти-ме­то­дик үзә­ге ди­рек­то­ры Да­ния Зин­нә­тул­ли­на, чы­га­ры­лыш төр­ке­ме укы­ту­чы­ла­ры, уку­чы­лар, әти-әни­ләр исе­мен­нән Гө­лия Вә­ли­е­ва, Зөһ­рә Нә­биул­ли­на, тантананы алып барган өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина иң изге те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр, җырларның да иң матурлары яңгырады.

Му­са Из­май­лов, "Нәр­сә? Кай­да? Кай­чан?" ин­тел­лек­ту­аль уен клу­бы­ның 5 ел бу­е­на алыш­тыр­гы­сыз Пре­зи­ден­ты (тан­та­на­да аңа сим­во­лик бәл­лүр яба­лак тап­шы­рыл­ды), көл­ли­ят­нең иң ак­тив уку­чы­ла­ры­ның бер­се, рес­пуб­ли­ка КВН ко­ман­да­сы чле­ны:

- Дәү­ләт прак­ти­кам­ны ипи пе­ше­рү ком­би­на­тын­да үт­кән идем, ми­ңа ан­да эш­ләү оша­ды. Хез­мә­тем­не шун­да дә­вам итәр­гә исәп­ләп то­рам. Чит­тән то­рып, юга­ры бе­лем алыр­га уй­лыйм.

Ре­зе­дә На­сый­бул­ли­на, аг­рар көл­ли­ят­не кы­зыл дип­лом­га тә­мам­лау­чы (аның көл­ли­ят кол­лек­ти­вы­на, әти-әни­ләр­гә әйт­кән рәх­мәт сүз­лә­ре һәр­кем­нең кү­ңе­лен йом­шарт­ты):

- Уку­ым­ны дә­вам итәр­гә - чит­тән то­рып юга­ры бе­лем алыр­га те­ләр идем. Ку­лым­да дип­ло­мым бар, әл­бәт­тә, хә­зер эш­кә ур­на­шыр­га ни­ят­лим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев