16-18 сентябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Сарман авылының беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар анда уңышлы чыгыш ясадылар. Рузил Әһелтдинов һәм Тимур Ваһапов (икесе дә - Сарман аграр көллияте) үз категорияләрендә җиңү яуладылар. Динара Камалетдинова (Сарман урта...
16-18 сентябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Сарман авылының беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар анда уңышлы чыгыш ясадылар.
Рузил Әһелтдинов һәм Тимур Ваһапов (икесе дә - Сарман аграр көллияте) үз категорияләрендә җиңү яуладылар. Динара Камалетдинова (Сарман урта мәктәбе) икенче урын алды.
Гомумкоманда зачетында район командасы беренче булды һәм Кубок яулады.
Флорит Мәкъсутов, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз