САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район социаль объектлары янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирәләр

19 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үткәрелде. Ул республиканың тәүлек буе кешеләр була торган учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов хәбәр иткәнчә, районда тәүлек буе кешеләр була торган социаль...

19 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үткәрелде. Ул республиканың тәүлек буе кешеләр була торган учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов хәбәр иткәнчә, районда тәүлек буе кешеләр була торган социаль объектлар алты - Сарман, Җәлил, Саклаубаш хастаханәләре, Җәлил картлар интернат-йорты, "Шәфкать" үзәге, "Җәлил" санаторие. Алар барысы да автоматик янгын сигнализациясе, хәбәр бирү системасы белән җиһазланган, янгынга каршы эчке һәм тышкы су белән тәэмин ителгән, янгын бүлекчәләре килеп җитүнең норматив вакыты чикләрендә урнашкан. Эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җайланмалары бар. Объектларда ирекле янгын дружиналары оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев