САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Пенсия фонды идарәсе искәртә: аның хезмәткәрләре өй буенча йөрмиләр!

Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән өйләргә кереп йөрү очраклары теркәлде. Әлеге кешеләр пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә тәкъдим итәләр. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе кисәтә, Дәүләт Пенсия фонды вәкилләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, иминият таныклыгы сорамыйлар. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия тупланмаларын...

Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән өйләргә кереп йөрү очраклары теркәлде. Әлеге кешеләр пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә тәкъдим итәләр.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе кисәтә, Дәүләт Пенсия фонды вәкилләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, иминият таныклыгы сорамыйлар. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия тупланмаларын формалаштыру буенча бернинди мәҗбүр итү эшләре алып бармыйлар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында гражданнарны кабул итү идарәнең клиентларны кабул итү бүлекләрендә һәм "мобиль клиент хезмәте" күрсәтүче махсус автомобильләрдә урыннарга чыгып кабул итү, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар гаризасы нигезендә, күчеп йөрү мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен, 80 яшьләре тулган өлкәннәр өчен оештырылды. Бу очракта кабул итүгә чыгуның көне һәм сәгате билгеләнә. Моннан кала клиентларга мобиль хезмәт күрсәтүчеләр вазифасы, фотографиясе булган һәм мөһер сугылган таныклыкларын күрсәтергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев