САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район пенсионерлары электрон сервисны өйрәнәләр

Пенсия фонды гражданнарның пенсия фондларына килеп йөрүләрен киметү өчен мәгълүматлар һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә электрон сервисны киңәйтүне дәвам итә. Электрон рәвештәге барлык хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фонды сайтының бердәм порталында https://es.pfrf.ru адресында урнашкан. Уңайлырак булсын өчен портал алынган хезмәтләр төре буенча гына түгел, ә бәлки теркәлеп яисә теркәлмичә эшләү...

Пенсия фонды гражданнарның пенсия фондларына килеп йөрүләрен киметү өчен мәгълүматлар һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә электрон сервисны киңәйтүне дәвам итә.

Электрон рәвештәге барлык хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фонды сайтының бердәм порталында https://es.pfrf.ru адресында урнашкан. Уңайлырак булсын өчен портал алынган хезмәтләр төре буенча гына түгел, ә бәлки теркәлеп яисә теркәлмичә эшләү мөмкинлеге буенча да бүленгән.

Дәүләт хезмәтләре аша шәхси мәгълүматлар алу өчен дәүләт хезмәтләре бердәм порталында теркәлергә кирәк.

2015 елда иминиятләнгән затның шәхси кабинеты аша пенсия хокуклары турында мәгълүматлар, пенсия билгеләтү, пенсияне алу төрен үзгәртү һәм башка хезмәтләрне алып була иде.

Бүгенге көндә гражданнар яңа электрон сервислар белән файдалана ала. Пенсионерлар өчен төп сервисларның берсе булып пенсиянең һәм социаль түләүләрнең төре, күләме турында хәбәр алу тора.

Шәхси кабинетта эшләүче пенсионерларга пенсия күләме элек булган индексацияне, ягъни эштән туктаганнан соң булачак пенсия күләмен исәпкә алып күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнмәде. Бу категория пенсионерларның пенсияләре эштән туктаганнан соң гына ндексацияләнәчәк.

Тагын бер яңа сервис льготалы категория гражданнарга айлык акчалата түләүләр билгеләтергә гариза бирергә мөмкинлек бирә. Гадәттә айлык акчалата түләүләр пенсия белән бергә билгеләнә. Бу сервис бигрәк тә инвалидлыгы булган пенсионерларга пенсия билгеләтү өчен уңайлы. Бер үк вакытта алар "федераль льгота" статусы алалар һәм аларга айлык акчалата түләүләр билгеләнә.

Моннан кала әлеге сервислар Пенсия фондына мөрәҗәгать җибәрергә, кабул итүгә язылырга, кайбер документларга заказ бирергә мөмкинлек тудыра.

Шулай итеп, яна сервислар белән пенсионерлар, социаль түләүләр алучылар, ана капиталы сертификатына ия булучылар һәм пенсия хокукларын формалаштыру белән танышу өчен эшләүче гражданнар файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев