САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район пенсионерлары өчен файдалы мәгълүмат

Пенсияне яңадан исәпләтү файдагамы? Соңгы араларда район халкының пенсия алучы өлешендә пенсия белән бәйле тынгысызлык сизелә. "Пенсияләр арта, дип әйтәләр. Балаларның туу турындагы таныклыклары белән Пенсия фондына барырга кирәк икән. Бу дөресме?" - дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды. Шул сәбәпле без газета укучыларыбыздан кергән сораулар белән район Пенсия...

Пенсияне яңадан исәпләтү файдагамы?

Соңгы араларда район халкының пенсия алучы өлешендә пенсия белән бәйле тынгысызлык сизелә. "Пенсияләр арта, дип әйтәләр. Балаларның туу турындагы таныклыклары белән Пенсия фондына барырга кирәк икән. Бу дөресме?" - дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды. Шул сәбәпле без газета укучыларыбыздан кергән сораулар белән район Пенсия фондына мөрәҗәгать иттек һәм аның җитәкчесе Асыляр Харисовтан түбәндәге җавапны алдык:

- Элек пенсия күләмен исәпләгәндә яшь ярымга кадәрле баланы тәрбияләү вакыты эшләүче хатын-кызның хезмәт стажына кертелә иде, ягъни бала тәрбияләгән чор иминият стажына кертелә иде. Хәзер исә бала туганнан алып яшь ярымга кадәр вакытны иминиятнеке булмаган эш стажына алыштырырга һәм пенсия балларында исәпләп карарга мөмкин. Яңадан исәп-хисап ясаганда стаж коэффициенты кимегәнлектән, исәп-хисап нәтиҗәләре буенча өстәмә берәүләрнең 3 тиен, икенчеләрнең 5 сум, өченчеләрнең 200 сум булырга мөмкин. Күп очракта мондый исәп-хисап ясау файдасыз, чөнки ул пенсия күләменең кимүенә китерә. Гади генә әйткәндә, пенсияне яңадан исәпләү барлык пенсионерлар өчен дә файдалы түгел, бу пенсия исәпләнүче шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле. Ә вакытыннан алда пенсия алучылар ( медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре) хезмәт чорын иминиятнеке булмаган чорга алыштыру, ягъни пенсияне яңадан исәпләү нәтиҗәсендә вакытыннан алда пенсия алуга хокукларын югалтырга мөмкиннәр. Чөнки бу чор махсус стаждан алыначак. Пенсия 2015 елда һәм аннан соң исәпләнгәннәргә пенсияне яңадан исәпләтү турында уйлыйсы да юк, чөнки файдалырак вариант аларга пенсия билгеләгәндә үк сайланды.

Реклама

Шуны тагын ассызыклап әйтәсем килә: өстәмә барлык кешеләргә дә булмаска мөмкин. Яңадан исәп-хисап ясауның бер яки ике балалы аналар өчен дә файдалы булачагына өмет аз. Чөнки баллар буенча исәп-хисап ясаганда стаж кими, шул исәптән - тиешле еллар эшләгән өчен стаж да. Һәм бу барлык аналар өчен дә файдага түгел. Без гариза биргән һәркемнең пенсиясен яңадан исәпләп карыйбыз. Әгәр яңадан исәпләгәч пенсия күләме артыграк чыкса, бу кешегә артыграк пенсияне билгелибез, ә инде кимрәк чыкса, пенсиясе элекке күләмдә кала.

Без бүгенге көндә халыкны кабул итәбез. Пенсияне яңадан исәпләтү өчен гариза бирү срогы чикләнмәгән. Аны клиентлар хезмәтендә дә, телефоннан язылып та бирергә мөмкин. Безгә килгәндә, үзең белән паспорт һәм балаларыгызның туу турындагы таныклыкларын алып килергә кирәк. Яңадан исәпләгәндә, пенсия күләме артса, арткан пенсия гариза биргән айдан соң икенче айның 1 нче числосыннан түләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X