САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район пенсионерлары 5000 сум компенсацияне 2017 елның январенда алачаклар

Пенсионерлар 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләрне 2017 елның январь пенсиясе белән бергә алачаклар. Пенсионерлар 5000 сум күләмендәге компенсация түләүләрен 2017 елның январь пенсиясе белән бергә алачаклар. Түләүләрне алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Бер тапкыр бирелүче түләүләр Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы, даими Россия Федерациясе...

Пенсионерлар 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләрне 2017 елның январь пенсиясе белән бергә алачаклар.

Пенсионерлар 5000 сум күләмендәге компенсация түләүләрен 2017 елның январь пенсиясе белән бергә алачаклар. Түләүләрне алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.
Бер тапкыр бирелүче түләүләр Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы, даими Россия Федерациясе территориясендә яшәүче пенсионерларга биреләчәк. Әлеге түләүләр пенсионерларның эшләү-эшләмәүләренә бәйсез рәвештә Татарстан Республикасы буенча 1 млн.117 меңнән артык, район буенча 11 меңнән артык иминият һәм дәүләт пенсияләре алучыларны үз эченә алачак. Республика буенча туләүләргә 5,6 млрд сум акча кирәк булачак.

Эшләмәүче гпенсионерларның Россия Пенсия фонды аша түләнә торган барлык төр пенсияләре 2016 елда 4 % ка индексацияләнгән иде инде. Бюджетның финанс мөмкинлекләре чикләнгән шартларда бер тапкыр түләнүче акчалар пенсионерларга куллану бәяләрен компенсацияләүдә ярдәм итәчәк.

Бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү Россия Федерациясе карары нигезендә башкарыла. Дәүләт хәзерге вакытта көзге сессиядә Федераль җыелышка кертү өчен Федераль канун әзерли.
Киләчәктә ясалачак индексация мәсъәләсенә килгәндә, 2017 елдан элекке тәртипкә, ягъни тулы күләмдә, иминият пенсияләре өчен үзган елда булган инфляциядән чыгып, дәүләт пенсияләре өчен пенсионерның яшәү минимумыннан чыгып индексация ясауга кайту каралган.

Россия Пенсия фонды бюджетында 2017-2019 елларда пенсияләрне төп пенсия кануннарына нигезләнеп арттыру каралган.

Шулай итеп, 2017 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 2016 ел өчен куллану бәяләре үсү индексыннан чыгып индексацияләнәчәк. Ә дәүләт пенсияләре, социаль пенсияләрне дә кертеп, 2017 елның 1 апреленнән пенсионерның 2016 ел өчен булган яшәү минимумының арту индексыннан чыгып исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев