САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район музее күренекле шәхесләр кабул итте

Бүген районның Туган як музеенда Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, филология фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы - академигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, "Халыкара ел кешесе", Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан университетының мактаулы...

Бүген районның Туган як музеенда Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, филология фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы - академигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, "Халыкара ел кешесе", Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, докторлык диссертацияләре яклау Советының рәис урынбасары Хатыйп Йосып улы Миңнегулов һәм музыкант Геннадий Максимов, спорт мастеры - Хатыйп абыйның кызы Гөлназ Миңнегулова булдылар. Хатыйп абый музейга үзенең китапларын, хезмәте белән бәйле истәлекләрен тапшырды. Шулай ук музейда районга эшлекле сәфәре кысаларында Республика милли музее генераль директоры - тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова да булды. Кунаклар очрашудан алган тәэсирләрен музейның истәлек кенәгәсендә язып калдырдылар.

Хатыйп абыйның 2 класс дәфтәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев