САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәктәпләрендә игелек акцияләре үткәрелде

Билгеле булганча, 5 сентябрьдән 11 енә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" игълан ителгән иде. Бу акциядән безнең район, шул исәптән мәктәпләр дә читтә калмады - атналыкта мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү, бер-береңә игелек кылу буенча төрле чаралар үткәрелде. 6 сентябрь көнне Сарман гимназиясендә Дуслык көне үткәрелде. Һәркем бер-берсенә карата нинди дә булса...

Билгеле булганча, 5 сентябрьдән 11 енә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" игълан ителгән иде. Бу акциядән безнең район, шул исәптән мәктәпләр дә читтә калмады - атналыкта мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү, бер-береңә игелек кылу буенча төрле чаралар үткәрелде. 6 сентябрь көнне Сарман гимназиясендә Дуслык көне үткәрелде. Һәркем бер-берсенә карата нинди дә булса яхшы сүз әйтергә, игелек кылырга, ярдәм итәргә, бер-берсенең кәфен күтәрергә тырышты. Ә Азалак мәктәбендә укучылар тәҗрибә участогында чистарту эшләре башкардылар, күршедәге ялгыз әбиләргә бәрәңге алышырга булыштылар, 8 сентябрьдә "Кеше эшләгән эшендә танып беленә" дип аталган әхлак сәгатьләре үткәрелде. Ә Саклаубаш мәктәбенең "SaMoSтоятельные дети» берләшмәсе "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында укучыларны һәм укытучыларны изге гамәлләр кылырга өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев