САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады+ВИДЕО

Бүген, 2 сентябрьдә, районыбыз мәктәпләрендә беренче дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлады.

Быел беренче сыйныфка барлыгы 454 укучы керә. Унберенче класста 154 егет һәм кыз укыячак. Сарман урта мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров катнаштылар. Фәрит Мөнәвир улы яңа уку елы белән тәбрикләде. Җәүдәт Миргаҗәм улы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау мөрәҗәгатен ирештерде.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев