САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары үтте

Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә. 26 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында булып узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче урынга район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урынга Сарман урта мәктәбе, өченче урынга аграр...

Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә.

26 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында булып узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче урынга район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урынга Сарман урта мәктәбе, өченче урынга аграр колледж, дүртенче урынга Җәлил гимназиясе командалары лаек булды.

Призлы урыннарны алган командаларның уенчыларына профсоюз оешмалары Советының грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.

Илдар Һадиев, Профсоюз оешмалары рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев