САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният йортында балалар өчен юл иминлеге темасына спектакль күрсәтелде

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы бара.

Аның максаты юлларда балалар катнашында һэлакәтләрне кисәту, профилактик чаралар үткәрү. Аның бу вакытта үткәрелүе дә очраклы түгел. Чөнки тиздән балаларның җәйге ялы башланачак. Шунлыктан бу мәсъәләгә игътибарны да икеләтә арттырырга кирәк.

20 май көнне район мәдәният йортында балалар өчен юл иминлеге темасына спектакль күрсәтелде. Әлмәт дәүләт драма театры артистлары Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары алдында «Юллар патруле» исемле театраль тамаша күрсәттеләр. Залда утыручылар зур кызыксыну белән аларның уенын карадылар, чөнки эчтәлекле һәм файдалы тамашаны артистлар зур осталык белән башкардылар.

 

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев