САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хөкемдарлары республика акциясенә кушылды

.

Республика мәктәпләренең беренче сыйныфларына быел укырга керәчәк 7000 нән артык бала “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында ярдәм алачак. Аңа инде районда да старт бирелде. 20 августта район башлыгы 15 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка тапшырса, бүген акциягә район һәм җәмәгать судлары коллективлары кушылды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов, судья Рөстәм Хәнипов, баш белгеч Резедә Кәлимуллина, җәмәгать суды судьясы Айнур Хаҗиев сәламләделәр, ике балага портфель тапшырып, укуларында уңышлар теләделәр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев