САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район хатын-кызлары волейбол буенча көч сынаштылар

Бүген спорт мәктәбе спорт залында районыбыз оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында узган волейбол ярышларының финал уеннары узды.

Мәйданчыкта дүрт – аграр көллият, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк шифаханә, район Башкарма комитеты җыелма командалары очрашты. Барлыгы алты уен булды. Һәр команда бер-берсе белән көч сынашып чыктылар. Нәтиҗәдә район беренчелегенә уздырылган ярышта аграр көллият кызлары командасы беренче урынны яулады. Икенче урында - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кызлары, өченчедә - үзәк шифаханә спортчылары. Район Башкарма комитеты җыелма командасы дүртенче булды. Җиңүчеләргә Кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Альбина Сабирова язмасы .

Илгизәр Гаделшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев