САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хастаханәләре урын-җир белән яңача тәэмин ителәләр

Район, Җәлил район, Саклаубаш участок хастаханәләре һәм Александровка табиблык амбулаториясе урын-җир кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча республика карамагына күчерелде. - Бу хакта күптән хыяллана идек. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдус Мөдәррисович моның буенча ике ел элек үк эш алып бара башлаган иде. Безне текстиль эшләнмәләр эшкәртү компаниясе үз карамагына...

  • Район, Җәлил район, Саклаубаш участок хастаханәләре һәм Александровка табиблык амбулаториясе урын-җир кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча республика карамагына күчерелде.
    - Бу хакта күптән хыяллана идек. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдус Мөдәррисович моның буенча ике ел элек үк эш алып бара башлаган иде. Безне текстиль эшләнмәләр эшкәртү компаниясе үз карамагына күчерергә бик теләп алынмады. Чөнки район кечкенә һәм Казаннан ерак. Ниһаять, быел хыялыбызны тормышка ашыра алдык: шушы юнәлештә эшләүче бер компания белән килешү төзедек. Районда барлыгы 128 тәүлеклек, 60 көндезге койка бар. Компания урын-җир кирәк-яракларын юып, дезинфекцияләп, яхшылап үтүкләп алып килә. Алар атна саен алыштырылалар, кирәк очраклар өчен запас җәймәләр бар, - ди баш табибның дәвалау эше буенча урынбасары Рәйханә Әхкәмова.
    Хастаханәдәге яңалыкны үз күзебез белән күрергә дип, терапия бүлегенең икенче палатасына кердек. Чыннан да, караватларда - элеккеге тузган, чуар җәймәләр урынына ап-ак урын-җир, мендәр тышлары!
    - Ел саен бераз "ремонтланып" чыгам. Ап-ак җәймәләрне күргәч, кәефләр күтәрелеп, терелеп киткәндәй булдым, - ди Сарманнан Фәния ханым.
    - Минем йөрәгем авыру. Хәлем начарланып киткән саен шушында китереп яткыралар, шунда ук беренче ярдәмне күрсәтеп, уколлар ясап, иртәнгә аякка бастыралар. Өлкән шәфкать туташы Әлфия, Әминә, Гөлия һәм башка шәфкать туташлары барысы да бик яхшылап карыйлар, вакытында даруларын бирәләр. Кешене бит дару гына түгел, җылы мөгамәлә дә дәвалый, - ди Рантамактан 81 яшьлек Гөлфирә апа.
    Өчөйле Саклау авылыннан килгән Гөлүсә апа да шушы ук сүзләрне куәтләде.
    Өлкән шәфкать туташы Әлфия Моратова, сестра-хозяйка Зәмзәмия ханым биредә шактый еллар хезмәт куялар.
    - Бу яңалык өчен баш табибка авырулар гына түгел, без дә чын күңелдән рәхмәтле. Палаталарга керү дә күңелле хәзер, - диләр алар.
    Бер уңайдан газета укучыларга шуны да җиткерәсе килә: бүгенге көндә хастаханәнең балалар тудыру йортында ремонт бара.
    - Балалар тудыру бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, көндезге стационар үз урыннарында калалар. Болардан тыш, бу бинага балалар консультациясе дә күчереләчәк, - ди Рәйханә Рәшитовна.
    Ә хәзергә бала тудыручы ханымнарга хирургия бүлегенең бер палатасы бирелгән һәм январь аенда биредә биш бала якты дөньяга аваз салган.
    Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев