Дуслар! Без "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Тик анда катнашучылар һаман юк. Сездән активрак булуыгызны сорыйбыз. Кызыклы, истәлекле фотоларыгызны һәм аларга язмаларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүче декабрь аенда билгеләнәчәк. Аны билгеләгән көндә без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!"...
Дуслар! Без "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Тик анда катнашучылар һаман юк. Сездән активрак булуыгызны сорыйбыз. Кызыклы, истәлекле фотоларыгызны һәм аларга язмаларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.
Җиңүче декабрь аенда билгеләнәчәк. Аны билгеләгән көндә без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга куячакбыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек биреләчәк.
Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамый, көнендә куелганнары гына исәпкә алыначаклар. Җиңүчене бүләк көтәчәк.
Фото smol-ray.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз