Район газетасына ташламалы язылуның вакыты озайтылды
Ташламалы яздыру срогы 20 декабрьгә кадәр озайтылды.
Ташламалы яздыру ункөнлеге кысаларында 3 - 13 декабрь көннәрендә райондашларга "Сарман" газетасына 91, 44 сумга арзанракка язылу мөмкинлеге бирелде. Арзанрак бәягә язылып калырга әле соң түгел, чөнки ташламалы яздыру срогы 20 декабрьгә кадәр озайтылды. Бу көннәрдә "Сарман"га - 661, 56, "Новый Сарман"га 413, 04 сумга языла аласыз. Альтернатив язылу да үз көчендә кала. Моның өчен редакциягә яки базар янындагы "Фотоэксклюзив" салонына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Альтернатив язылу бәясе "Сарман"га - 450, "Новый Сарман" га 400 сум тора.
РЕКЛАМА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев