САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район фермерлары киңәштеләр

Узган атнада районда фермер хужалыкларынын 2019 елгы хужалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә узды.

Анда фермер хуҗалыкларын кызыксындырган мәсьәләләр каралды, аларны уртага салып сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә югары уңышка ирешу юллары каралды.
"Россельхозцентр" федераль дәүләт идарәсе "Агроном өстәле" әзерләгән иде. Иң соңыннан бүләкләүләр булды. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель Вәлиевкә авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм юбилее уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасын, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова район башлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.
Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан

Зөлфия Шәрипова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев