САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Нин­ди ге­нә үз­гәр­теп ко­ру­лар ки­чер­сәк тә, җәм­гы­ять­тә мат­бу­гат сү­зе­нең тәэ­сир­ле кө­че бер­кай­чан да әһә­ми­я­тен югалт­ма­ды. Бү­ген нә­шер ите­лү­че га­зе­та-жур­нал­лар­ның исә­бе юк, тик шу­лай да һәр­кем алар ара­сын­нан иң укы­лыш­лы­сын - тор­мыш­ның бар як­ла­рын га­ди, аң­ла­еш­лы итеп як­тыр­та тор­га­нын сай­лый. Без­нең "Сар­ман" га­зе­та­сы - нәкъ шун­дый га­зе­та­лар­ның бер­се. Ни­чә ел­лар дә­ва­мын­да...

Нин­ди ге­нә үз­гәр­теп ко­ру­лар ки­чер­сәк тә, җәм­гы­ять­тә мат­бу­гат сү­зе­нең тәэ­сир­ле кө­че бер­кай­чан да әһә­ми­я­тен югалт­ма­ды. Бү­ген нә­шер ите­лү­че га­зе­та-жур­нал­лар­ның исә­бе юк, тик шу­лай да һәр­кем алар ара­сын­нан иң укы­лыш­лы­сын - тор­мыш­ның бар як­ла­рын га­ди, аң­ла­еш­лы итеп як­тыр­та тор­га­нын сай­лый. Без­нең "Сар­ман" га­зе­та­сы - нәкъ шун­дый га­зе­та­лар­ның бер­се. Ни­чә ел­лар дә­ва­мын­да ти­ра­жы ки­ме­мәү ра­йон­даш­лар­ның аны яра­тып уку­ла­ры ту­рын­да сөй­ли. Без дә үз чи­ра­ты­быз­да аны сез­нең өчен кы­зык­лы да, фай­да­лы да итәр­гә ты­ры­ша­быз, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­лар. Безнең эштә оперативлык мөһим. Урын­нар­да­гы яңа­лык­лар, кы­зык­лы ва­кый­га­лар ту­рын­да язучы, җиткерүче хәбәрчеләребезгә дә рәхмәтле без.

Ра­йон га­зе­та­сы - ра­йон­ның елъ­яз­ма­сы ул. Ин­де ме­нә сик­сән ел­дан ар­тык га­зе­та хез­мәт­кәр­лә­ре шул мө­һим, җа­вап­лы эш­не алып ба­ра­лар. Алар­ның, хөр­мәт­ле ве­те­ран­на­ры­быз­ның хез­мә­те бе­лән без урын­лы го­рур­ла­на­быз. Га­зе­та­ның рус те­лен­дә дә нә­шер ите­лә баш­ла­вы­на исә, хә­зер ул "Но­вый Сар­ман" исе­ме бе­лән чы­га, бы­ел 50 ел тул­ды. Соң­гы ел­лар­да га­зе­та­ның үз сай­ты бул­ды­ры­лып, ул да үз уку­чы­ла­рын тап­ты, элект­рон ва­ри­ан­ты­на да со­рау бар. Нин­ди фор­мат­та, нин­ди тел­дә чык­са да, ра­йон га­зе­та­сы ал­га та­ба да үз уку­чы­ла­рын югалт­мас, ул һәр өй­дә кө­теп алын­ган ку­нак, сер­дәш, ки­ңәш­че бу­лып ка­лыр, дип ыша­на­быз.

19 май­да без Та­тарс­тан жур­на­лист­ла­ры­ның һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен - Рес­пуб­ли­ка мат­бу­га­ты кө­нен бил­ге­ләп үтә­чәк­без. Хез­мәт­тәш­лә­рем­не, мат­бу­гат ве­те­ран­на­рын, хә­бәр­че­ләр­не бәй­рәм бе­лән чын кү­ңел­дән кот­лыйм. Һәммәгезгә исән­лек-сау­лык, га­и­лә бә­хе­те, имин тор­мыш те­лим.

Аль­бина Са­би­ро­ва, "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" ди­рек­то­ры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев