САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район делегациясе Болгарда үткәрелгән тантанада катнашты

20 август көнне алтмышка якын кешедән торган район делегациясе Болгар музей-заповеднигының ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен билгеләп үтү тантанасында катнашты. Зур бәйрәмгә олы кунаклар да килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар иң элек Болгар тарихын яктырткан театральләштерелгән күренеш карадылар. Соңыннан сүз ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Боковага бирелде. "Болгар - Мәгариф, фән һәм...

20 август көнне алтмышка якын кешедән торган район делегациясе Болгар музей-заповеднигының ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен билгеләп үтү тантанасында катнашты. Зур бәйрәмгә олы кунаклар да килгән иде.

Бәйрәмдә катнашучылар иң элек Болгар тарихын яктырткан театральләштерелгән күренеш карадылар. Соңыннан сүз ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Боковага бирелде. "Болгар - Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы исемлегенә кертелгән объектларның 1002 нчесе. Сез зур эш башкаргансыз. Хәзер Болгар - Татарстан һәм Россиянеке генә түгел, ә бөтен дөньяныкы", - диде ул үз чыгышында. Бәйрәмдә катнашучылар дөньядагы иң зур басма - Коръән китабын карый алдылар, шәһәрнең истәлекле урыннарында: хан сарае булган нигездә, икмәк һәм башка музейларда, чиркәүләрдә, "Ак мәчет" һәм башка мәчетләрдә булдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X