САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район чәчүлекләре салкынга бирешми

Белгечләр соңгы ике көндә яуган карның кар катламын 2 см га арттыруын әйттеләр. Көзге культураларның уңышлы кышлавы өчен бу бик яхшы, диләр алар.

Узган елларда кар-бураннары белән сөендерә торган декабрь быел корырак тора. Авыл хуҗалыгы тармагы белән аз-маз булса да таныш булганнарны көзге культураларның торышы, киләсе ел уңышы борчымый калмый.
- Татарстанда декабрьнең беренче декадасында 25 градуска кадәр салкын булды. Мондый салкыннар көзге культуралар өчен шактый куркынычлар тудырырга мөмкин. Аларның уңай кышлавы өчен күп факторларның уңай булуы кирәк. Аларның берсе - кар катламының биеклеге. Кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый. Идел буенда үткәрелгән күпсанлы тәҗрибәләрдән күренгәнчә, чәчүлекләрне туңудан саклап калу өчен, кар катламының 20-25 см калынлыкта булуы кирәк, - ди “Россельхозцентр”ның Сарман районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча җаваплы агрономы Гөлнара Бикбулатова.
Белгечләр соңгы ике көндә яуган карның кар катламын 2 см га арттыруын да әйттеләр. Көзге культураларның уңышлы кышлавы өчен бу бик яхшы, диләр алар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – бүлек архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев