Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөтенроссия форумында катнашты

12 но­ябрь көн­не Мәс­кәү шә­һә­рен­дә "Бер­дәм Рос­си­я" сә­я­си пар­ти­я­се җир­ле бү­лек­чә­лә­ре­нең Бө­тен­рос­сия фо­ру­мы үт­те. Мон­дый фор­мат­лы һәм масш­таб­лы уни­каль ча­ра­ның бу әле бе­рен­че тап­кыр уз­ды­ры­луы. Аның эшен­дә "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең рә­и­се, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се премь­ер-ми­нист­ры Дмит­рий Мед­ве­дев кат­наш­ты. Фо­рум­да Та­тарс­тан де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы - җир­ле бү­лек­чә по­лит­со­ве­ты сек­ре­та­ре Фә­рит...

12 но­ябрь көн­не Мәс­кәү шә­һә­рен­дә "Бер­дәм Рос­си­я" сә­я­си пар­ти­я­се җир­ле бү­лек­чә­лә­ре­нең Бө­тен­рос­сия фо­ру­мы үт­те. Мон­дый фор­мат­лы һәм масш­таб­лы уни­каль ча­ра­ның бу әле бе­рен­че тап­кыр уз­ды­ры­луы. Аның эшен­дә "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең рә­и­се, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се премь­ер-ми­нист­ры Дмит­рий Мед­ве­дев кат­наш­ты. Фо­рум­да Та­тарс­тан де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы - җир­ле бү­лек­чә по­лит­со­ве­ты сек­ре­та­ре Фә­рит Хөс­нул­лин да бу­лып кайт­ты.

Фо­рум ба­ры­шы, ан­нан соң­гы фи­кер алы­шу­лар­ны бү­ген­ге вәз­гы­ять бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар те­ле­ви­де­ние ка­нал­ла­рын­нан бар­ган яңа­лык­лар тас­ма­сын­нан кү­зә­тә ал­ды­лар.

Без Фә­рит Мө­нә­вир улы­ның фо­рум ту­рын­да­гы фи­кер­лә­ре бе­лән кы­зык­сын­дык. Ра­йон баш­лы­гы әй­тү­ен­чә, фо­рум­да пар­ти­я­ле­ләр­нең фи­кер алы­шу­да­гы төп те­ма­ла­ры бу­лып, 2016 ел­да Дәү­ләт Ду­ма­сы­на де­пу­тат­лык­ка кан­ди­дат­лар сай­лау өчен ал­дан та­выш би­рү про­це­ду­ра­сын - прай­ме­риз­ны оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­се, шу­лай ук риш­вәт­че­лек­кә кар­шы кө­рәш бу­ен­ча за­кон­ча­лык­та яңа­лык­лар һәм баш­ка­лар тор­ган. Прай­ме­риз - ае­ру­ча җит­ди ка­раш та­ләп итә тор­ган про­це­ду­ра, ул мон­дый фор­мат­та бе­рен­че тап­кыр үтә­чәк һәм аны уз­ды­ру ре­ги­он­нар җа­вап­лы­лы­гы­на ку­е­ла­чак.

- Фо­рум кы­са­ла­рын­да 10 мәй­дан­чык­та дис­кус­си­я­ләр уз­ды. Пле­нар өлеш­тә фе­де­раль экс­перт­лар сә­я­си үз­гә­реш­ләр ту­рын­да фи­кер алыш­ты­лар. Хө­кү­мәт баш­лы­гы Дмит­рий Мед­ве­дев­ның чы­гы­шы бик тәэ­сир­ле бул­ды. Прай­ме­риз уз­ды­ру­ны ул, Рос­сия өчен "у­ни­каль про­ект" бу­ла­чак, дип бел­дер­де. Нәкъ шу­ның нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Дәү­ләт Ду­ма­сы­на де­пу­тат­лык­ка кан­ди­дат­лар исем­ле­ге тө­зе­лә­чәк. Фо­рум­да ил­дә со­ци­аль-икъ­ти­са­ди тот­рык­лы­лык­ны сак­лау, шул өл­кә­ләр­гә ка­гы­лыш­лы баш­ка мәсь­ә­лә­ләр дә ка­рал­ды, - ди­де ул.

Бил­ге­ле бул­ган­ча, ки­лә­се ел да сә­я­си ва­кый­га­лар­га бай ел бу­ла­чак. Ха­лык­ның кө­че - бер­дәм­лек­тә. Тор­мы­шы­быз­ның имин­ле­ге, ки­лә­чә­ге, иң бе­рен­че чи­рат­та, бер-бе­ре­без­гә ыша­ныч­ка бәй­ле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша