САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Волонтерлар көне белән котлый

5 декабрьдә Россиядә өч ел рәттән Россия Президенты Указы белән Волонтерлар көне билгеләп үтелә.

  • Халыкара үзиреклеләр көнен уздыру исә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) тарафыннан 1985 елдан игълан ителгән.
    Дөньяда волонтерлык эшчәнлегенә төрле милләт, дин һәм, иң мөһиме, төрле яшьтәге дистәләрчә миллион кеше җәлеп ителгән. Безнең илебездә дә җиде миллионга якын кеше волонтерлык хәрәкәтенә кушылган.
    Җәмгыятьтәге актуаль булган социаль, мәдәни, икътисади, экологик проблемаларга битараф булып кала алмаучы бу кешеләр ихлас күңелдән ярдәм итүне тормышка ашыру өчен үз белемнәрен һәм осталыкларын, тәҗрибәләрен кызганмый.
    Соңгы елларда безнең районыбызда да волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Бүгенге көндә Сарманда “Шәфкать” үзәгендә, Җәлилдә волонтерлык хәрәкәте берләшмәләре оешты. Монда 160 тан артык яшь кеше үз теләге белән йөри. Гомумән район буенча исә волонтерлык хәрәкәтенә кушылучылар саны 400дән артык. Аларның күпчелеге яшьләр, мәктәп укучылары. Әмма яшьләр белән бергә ирекле хәрәкәттә өлкән яшьтәге кешеләр, “Көмеш волонтерлар” да, катнаша.
    Хөрмәтле волонтерлар! Сезне Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм!
    Сезне бер уртак максат - кешеләргә, әйләнә-тирәгә ярдәм итү теләге берләштерә. Сезнең тырышлык белән бу дөнья игелеклерәк була һәм кешеләр үзләрен бәхетлерәк хис итә. Сезгә карап, без кешелеклелек, игелеклелек хисләренә һәр кешенең күңелендә урын бар, башкаларга ихластан ярдәм кулы сузу – яшәү нормасы икәнен аңлыйбыз.
    Аеруча быел коронавирус инфекциясе шартларында күрсәткән ярдәмегез бәяләп бетергесез. Райондагы хәлне стабильләштерү, авыруга дучар булган райондашларны сәламәтләндерү эшенә лаеклы өлеш керттегез һәм бүген дә дәвам итәсез.
    Ел әйләнәсендә актив тормыш позициясе, риясызлык, шәфкать күрсәтеп, җәмгыятебез өчен әһәмиятле һәм файдалы булган эшләрдә катнашып килүгез өчен зур рәхмәтемне кабул итегез.
    Хөрмәтле волонтерлар! Шәфкатьле йөрәгегез беркайчан да талмасын. Шушы игелекле эшегездә зур уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим!

    Сарман муниципаль район Башлыгы
    Ф. М. Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев