САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар!

Илебез быел федерализм, чын асылында халык власте, демократик үсеш, гражданнар җәмгыяте төзү принципларына корылган яңа Россия дәүләтчелеге нигезләрен салган Төп Закон - Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 27-еллыгын билгеләп үтә.
Россия өчен бик авыр һәм катлаулы булган 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Россия Федерациясенең Конституция кабул ителгәннән соң узган 27 еллык тарихы Төп Законыбызның дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияләүче тотрыклы система икәнен исбатлады.
Без, зур җаваплылык тоеп, Татарстан Республикасының Бөек Ил язмышына бәйле булуын төшенергә тиешбез.
Россия Конституциясе тулаем җәмгыятькә һәм шул ук вакытта илебезнең һәр аерым гражданына адресланган.
Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез, җәмгыяттә тоткан урыныбыз, яшь аермасы төрле булса да, Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын, гомүмкешелек кыйммәтләрен үтәү – безнең бурыч. Чөнки илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Һәркемгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим.

Сарман муниципаль районы Башлыгы
Ф. М. Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев