САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Бу истәлекле даталар илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.

Бердәмлектә көч, ди халык. Әйе, бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле халык, хөрмәткә лаек халык.

Шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән Төп Законыбыз – Татарстан Республикасы Конституциясе – республикабызның ирекле үсешенә, икътисади, социаль, мәдәни алгарыш кичерүенә гарантия бирүче сәяси документ.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев