САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не белән котлый

Язның искиткеч матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне гүзәл затларны ярату, аларга чиксез зур ихтирам күрсәтү көне булып тора. Хатын-кыз гомер-гомергә тормыш, рәхим-шәфкатьлелек һәм рухи чыганак чагылышы булып саналды, табигать аңа бөек миссия – ана булу, нәсел дәвам итү миссиясе дә бүләк иткән.

Сөекле әниләребезнең, хатыннарыбыз, апа-сеңелләребез, кыз­ларыбызның өмет-ышанычы һәм мәхәббәте безгә тормыштагы кыенлыкларны җиңәрдәй рухи көч булып тора. Гүзәл затларыбыз районның  социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларында актив катнашалар. Аларның авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, нефть сәнәгате өлкәләренә керт­кән өлеше бәяләп бетергесез зур. Без сез­нең җиңүләргә, уңыш­ларга шатланабыз, сез­нең белән чын кү­ңелдән горурланабыз. Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын ки­чергән, илне аякка бастырган хатын-кыз­ларыбызга без аеруча ихтирамлы.

Кадерле хатын-кыз­ла­рыбыз, бәйрәм белән котлап, сезгә бәхет, иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Якыннарыгызның игътибарын тоеп, куанычлар гына күреп яшәгез. Һәрчак мөлаем һәм гүзәл, нәзакәтле һәм горур булыгыз! Күңелегездә һәрчак яз булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев