САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасы ремонтлана

«2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Әлеге программа буенча барлык архивларда эш урыннары моноблоклар белән җиһазлана, архив бүлегенә ул кайтарылган. 2017 елдан муниципаль архивлар өчен грантлар программасы булдырылды. Анда катнашып җиңеп, профессиональ сканер, видеокамера, экран, электрон указка...

«2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Әлеге программа буенча барлык архивларда эш урыннары моноблоклар белән җиһазлана, архив бүлегенә ул кайтарылган. 2017 елдан муниципаль архивлар өчен грантлар программасы булдырылды. Анда катнашып җиңеп, профессиональ сканер, видеокамера, экран, электрон указка белән ноутбук кебек җиһазлар алу мөмкинлеге бар. Программаның бер юнәлеше - муниципаль архивларга капиталь ремонт уздыру. «Моның өчен 6 миллион сумга якын акча бүленде, - ди архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева. - Бүгенге көндә түбә ябыла, берочтан бинада автомат вентиляция системасы, автомат янгын сүндерү системасы урнаштыру эшләре бара. Автомат вентиляция системасының өстенлеге шунда, ул, урамда нинди һава торышы булуга кармастан, бинада бер төрле температура тәэмин итәчәк. Бу - документлар саклау өчен бик мөһим әйбер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев