САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балаларының каникуллары имин үтсен

Бүген район үзәгендәге Ял паркында балалар өчен махсус чара үткәрелде.

“Имин каникуллар” дигән уен-көлкеле бу кичәне Әлмәт электр челтәре коллективы оештырды. Чарада Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе базасында оештырылган ял лагеренда ял итүче балалар ктанашты. Аларны каникуллар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, аларга күңелле ял итүләрен, исән-имин булуларын, көзен мәктәпләргә сәламәтлекләрен ныгытып килүләрен теләде. Электрик абый һәм апалары исә балаларга электрның нәрсә икәнлеген, аннан файдалану һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар, кызыклы уеннар уйнаттылар һәм, әлбәттә, һәр катнашучыга махсус призлар тапшырдылар. Балалар шулай ук электр темасына табышмаклар чиштеләр. Соңыннан истәлеккә барысы бергәләп фотога төштеләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев