САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм итәләр

Бүген - Халыкара Гаилә көне. Сарманлылар арасында да озак еллар тигез матур гомер кичереп, балалар, оныклар куанычы күреп яшәүче гаиләләр шактый. Бу елны районда барлыгы 87 пар туй юбилейларын билгеләп үтәләр. Шуларның 61 е бергә 25 елдан алып 45 елга кадәр көн күрәләр, 13 пар туйларының 50 еллык юбилеен билгеләп...

Бүген - Халыкара Гаилә көне. Сарманлылар арасында да озак еллар тигез матур гомер кичереп, балалар, оныклар куанычы күреп яшәүче гаиләләр шактый. Бу елны районда барлыгы 87 пар туй юбилейларын билгеләп үтәләр. Шуларның 61 е бергә 25 елдан алып 45 елга кадәр көн күрәләр, 13 пар туйларының 50 еллык юбилеен билгеләп үтәләр, 11 пар - 55 ел, 2 пар - 60 ел бергә яшиләр. 12 майда Әлмәт авылында яшәүче Фәнис һәм Әлфинә Харисовлар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Рангазар авылында яшәүче Халис һәм Ситдика Камалетдиновлар моннан 60 ел элек гаилә корганнар. Аларны шу­шы олуг юби­лей­ла­ры бе­лән кот­лар­га ра­йон һәм авыл җи­тәк­че­лә­ре, ку­нак­лар кил­де. Муниципаль ра­йон баш­лы­гы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм Рангазар авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов юби­ляр­лар­га кот­лау ха­ты бе­лән бү­ләк­ләр тап­шы­рдылар.

Алар - бер­кем­нән дә ае­ры­лып тор­ма­ган га­ди авыл ке­ше­лә­ре. Ты­рыш кресть­ян га­и­лә­сен­дә ту­ып, бө­тен көч­лә­рен кол­хоз­да эш­ләү­гә ба­гыш­ла­ган­нар. Ха­лис абый - су­гыш ве­те­ра­ны, Сит­ди­ка апа - тыл ве­те­ра­ны. Ал­ты ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр. Бү­ген­ге көн­дә дә алар тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре­нә чу­мып, ба­ла­ла­ры­ның, 12 онык­ла­ры­ның һәм 4 онык­чы­ла­ры­ның шат­лык­ла­ры­на ку­а­нып яши­ләр. Алар­га ал­да­гы тор­мыш­ла­рын­да да сә­ла­мәт­лек, бә­хет, кү­ңел ты­ныч­лы­гы һәм ти­гез­лек те­ләп ка­ла­быз.

Реклама

Барлык сарманлыларны Гаилә көне белән тәбрик итәбез, тигез гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X