САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ралли-марафоннар буенча Дөнья Кубогы җиңүчесе Владимир Чагин район картингчылары белән очрашты

.

Ике тапкыр Россия Чемпионы, Россия Кубогы иясе, Халыкара класслы спорт мастеры, Татарстанның, Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиянең “Көмеш җәяче” Милли премиясе лауреаты, транспорт өлкәсендә “Алтын экипаж” Халыкара иҗтимагый премиясе лауреаты, җиде тапкыр йөк машиналары классында “Ралли Дакар” җиңүчесе Владимир Чагинда район картингчылары белән очрашу зур кызыксыну уятты. Техника “җене” кагылган кеше буларак, аның игътибарын бар нәрсә дә җәлеп итте. “Дакар” этапларында аның 63 җиңүе исәпләнә – бу ярышлар тарихында абсолют рекорд санала. “Дакар патшасы” исемен Владимир Геннадьевичка юкка гына бирмәгәннәр инде. Ул - Татарстанны бөтен Җир шарына таныткан легендар шәхес.
Картингчыларның уңышларына сокланды ул һәм аларга тагын да күбрәк җиңүләр теләде, киләчәктә үзләре белән кызыксынып торачагына ышандырды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев