Районда чаңгычылар ярышты
Бүген Сарманның «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында оештырыла торган «Татарстан чаңгы юллары» массакүләм узышлар оештырылды.
Алар ГТО нормативларына нигезләнеп үткәрелде. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыльфанов сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин кагыйдәләрне аңлатты. Ачылу парадында махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан «Сарман» позывныйлы сугышчы да катнашты.
Спортчылар 14 яшь категориясендә көч сынаштылар, шул исәптән традицион «Өченче яшь» категориясендә дә. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, Кубоклар белән бүләкләнделәр. Чара кысаларында авыл җирлекләре спартакиадасы призерлары да бүләкләнде. Беренче урынга Әлмәт авыл җирлеге лаек булды, Мортыштамак һәм Иске Минзәләбаш җирлекләре икенче-өченче урыннарда урнаштылар.
Тулырак район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев