Татарстанда музей һәм театрларга билетларны МАКС аша сатып алырга була
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада яшәүчеләр мәдәни чараларга билетларны МАКС мессенджерындагы «Госуслуги Культура» мини-кушымтасы аша сатып ала ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.