САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рафис абый халыкара фестивальдә – беренче

14-15 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Чаллы дусларын җыя” дигән исем астында яшь башкаручыларның халыкара фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Анда Сарманда яшәүче виртуоз гармунчы Рафис Мусин да катнашты һәм 26 яшьтән өлкәнрәкләр арасында “Вокал (народное пение)” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. 
Катнашучыларның чыгышларын Мәскәү, Минск шәһәрләре, шулай ук Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. 
Рафис абыйга шулай ук фестиваль-конкурс директоры кул куйган “Традицияләргә тугрылык” дипломы да тапшырылды. 
Без Рафис абыйны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! 
Зөлфия Шәрипова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев