САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питраулар җитә, питраулар...

Сабантуйлар үтеп онытылгач, халык гөр килеп Питрауга җыела. Башка бәйрәмнәр кебек, аны уздыруның да үзенең гореф-гадәтләре бар. Питрау белән бәйле сынамышлар да күп. Борынгы бабаларыбыз Питрау көненә көзге уҗым басуын сөрүне төгәлләгәннәр. "Питрауга кадәр пар җирләрен сөрергә, Ильин көненә кадәр тырмаларга, Спаска кадәр чәчәргә", - дигәннәр алар. "Петрок килер, яфрак...

Сабантуйлар үтеп онытылгач, халык гөр килеп Питрауга җыела. Башка бәйрәмнәр кебек, аны уздыруның да үзенең гореф-гадәтләре бар. Питрау белән бәйле сынамышлар да күп. Борынгы бабаларыбыз Питрау көненә көзге уҗым басуын сөрүне төгәлләгәннәр. "Питрауга кадәр пар җирләрен сөрергә, Ильин көненә кадәр тырмаларга, Спаска кадәр чәчәргә", - дигәннәр алар. "Петрок килер, яфрак өзәр", - дип тә әйткәннәр борынгы бабаларыбыз. Ул көнне агачлардан беренче яфраклар коела башлый. Керәшеннәр бәйрәме булса да, бу көнне барча халык рәхәтләнеп күңел ача, төрле бәйгеләрдә катнаша.

Быел Питрау 12 июль көнне 18.00 сәг. - тә Ләке авылында, 13 июльдә 19.00 сәг. - тә Баткакта узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев